Наил Мәһдиев: «Кешеләрне машиналарын күчерергә күндерергә кирәк!»
Чаллыда юлларны, ишегалларын кардан чистарту мәсьәләсе кискен тора.
Машиналар ишегалларын чистартырга комачаулый. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин юлларны, ишегалларын кардан чистарту мәсьәләсенә тукталды. Җитәкче әйтүенчә, юллар, ишегаллары тәүлек буена кардан чистартыла. Бу эшне «Автомобиль юллары» предприятиесе, идарә итү компанияләре хезмәткәрләре җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Йортларга берничә көн алдан машиналарны ишегалдыннан алырга чакырган белдерүләр эленә. Тик күпләр моңа колак салмый.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Кешеләрне машиналарын күчерергә күндерергә кирәк. Чөнки транспорт чаралары аркасында ишегалларын яхшылап чистартып булмый. Мин һәр көнне иртән Ипподромдагы машина кую урынын карыйм. Ул 60 процентка гына тулган. Кешеләр 50 метр җәяү барырга иренәләр. Бу дөрес түгел», – дип кисәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев