Наил Мәһдиев: «Без - күпмилләтле халык. Шунда безнең көчебез»
Җиңү паркында бәйрәм оештырдылар.
12 июнь - Россия көне. Шул уңайдан Җиңү паркында бәйрәм оештырылды. Чаллы халкын мэр Наил Мәһдиев котлады.
"Россия - ул без, безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, бай тарихы булган илебез. Без - күпмилләтле халык. Һәм шунда безнең көчебез!" - ди ул.
Мэр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләрне дә телгә алды. Кичә ул алар яныннан, фронттан кайтты.
"Егетләребез шәһәргә сәлам юлладылар. Без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә алга таба да ярдәм итеп торачакбыз", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев