Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев "Акульчев" компаниясе турында: "Бу – социаль җаваплы бизнес"

Наил Мәһдиев җитештерү линияләре белән танышу һәм күптән түгел генә булган янгыннан һәм икътисадтагы катлаулы вәзгыятьтән соң компаниянең ничек торгызылуын белү өчен "Акульчев" кондитер фабрикасында булды.

Компаниянең генераль директоры Сергей Акульчев сөйләвенчә, янгыннан җиде линиянең бишесе зыян күргән, печенье һәм йомшак вафля җитештерү линияләре башка бинада булу нәтиҗәсендә сакланып калган:«Барлык линияләр дә автоматлаштырылган иде. Аларны эшкә кайтару өчен 1,5 ел вакыт кирәк булачак. Эшне кул режимына көйләү өчен өч ай чамасы кирәк», - дип аңлатты ул.

 

 

 

Шәһәр башлыгы катлаулы икътисадый шартларда предприятиенең социаль җаваплылыгын билгеләп үтте: пандемия башланганнан бирле беркем дә эштән азат ителмәде һәм кыскартылмады. "Җитәкче ягыннан кешеләргә карата мондый мөнәсәбәт сөендерә. "Акульчев" - Яр Чаллы шәһәренең танылган бренды. Бизнес эшләвен дәвам итсен өчен, нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны карарга кирәк. Янгын теләсә кайсы предприятиедә булырга мөмкин. Коллектив 4 сменада 24 сәгать эшли. Бу-чаллылыларның эш урыннары. Компаниянең продукциягә ихтыяҗы бар: предприятие товарны Европа илләренә озата. Мондый предприятиегә ничек ярдәм итмәскә?"- дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Мэрга "Мяфли" һәм "Купелька"печенье җитештерү линиясен күрсәттеләр. Сөйләшү барышында билгеләп үтелгәнчә, җитештергәндә сыйфатлы ингредиентлар кулланыла, продукциядә пальма мае юк. Хәзерге вакытта кондитер әйберләре Армения, Азербөйҗан, Казахстан, Израиль, Палестина, Белоруссия, Германия, АКШ, Кытай, Балтыйк буе илләренә җибәрелә. Җитештерелгән продукциянең 15% экспортка туры килә.

 

 

 

Бүген барлык хезмәткәрләр дә кирәкле саклану чаралары белән тәэмин ителгән. "Хәзерге вакытта Cоvid-19 белән авыручы юк. Элек авырганнары да терелеп, производствога әйләнеп кайтты", - дип ассызыклады Сергей Акульчев.

Производствода куркынычсызлык буенча Роспотребнадзор күрсәткән барлык чаралар да үтәлә. Әйтик, эш урыннарында Чаллының "Тэмпо" компаниясе җитештергән зарарсызландыручы лампалар урнаштырылган.

 

 

Наил Мәһдиев фабрика хезмәткәрләре белән аралашты, аларның кәефләрен белде. Хәзерге вакытта "Акульчев" зур җитештерү егәрлекләре һәм 800дән артык эшчесе булган кондитер комбинаты.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кондитер әйберләре ясау өчен Алтай оны һәм Зәй шикәре кулланыла.

 

 

 

Очрашу ахырында Сергей Акульчев Наил Мәһдиевка бизнеска ярдәме һәм әлеге предприятие урнашкан БСИ районында төзелгән сыйфатлы юллар өчен рәхмәт белдерде.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев