Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Бурычыбыз алга таба да балалар бакчаларын төзү»

Наил Мәһдиев бүген автокалада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзүнең барышы белән танышты. Шәһәр башлыгы өч төзелеш мәйданчыгында булды. Быел Яр Чаллыда төзүчеләр өч яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тапшырачаклар.

Шулай итеп, Замелекесье микрорайонында берьюлы ике балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Алар – 127 нче "Дуслар" һәм 128 нче "Шаян" балалар бакчалары. Аларның һәрберсендә 12 төркем булачак, шуларның алтысы – ясле яшьтәге балалар өчен.

 

"Бүгенге көндә 171 гариза теркәлгән. Әти-әниләр миңа электрон почта аша гариза юллый. Мин аларга, хат теркәлүе турында җавап җибәрәм. Кире элемтә өчен ике төркем булдырылган. Педагогик коллектив комплектланган диярлек", – дип хәбәр итте 128 нче "Шаян" балалар бакчасы мөдире Наталья Грошева.

 

 

 

Төзелеп килүче 128 нче «Шаян» балалар бакчасы 85 %ка әзер. 220 урынга исәпләнгән объектны төзү белән «Евростиль» оешмасы шөгыльләнә. Наил Мәһдиев Чаллы төзүчеләре эшенә югары бәя бирде: «Евростиль» компаниясе – безнең алдынгылар рәтендә. Сәнәгать объектларын да әйбәт төзи алар. Каркас кабиналары заводын, Haier кер юу машиналары заводын да алар төзеде. Бүген «Бигеш» аэропортының халыкара терминалын төзиләр. Дүрт ел эчендә алты мәктәп төзеде. Болар барысы да яхшы сыйфат һәм яхшы кәеф белән эшләнә», – дип билгеләде мэр.

 

Мэр балалар бакчасы янында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзү өчен җир участогы бүлеп бирелүен күрсәтте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аннары Наил Мәһдиев «Стройстраст» компаниясе төзи торган балалар бакчасы мәйданчыгында булды. Ул 22 нче комплекста урнашкан. Балалар бакчасы «Дуслар» дип аталачак. Мәктәпкәчә учреждение шулай ук 220 балага исәпләнгән. Объектның әзерлеге-65%. Көн саен объектта 110 кеше эшли.

 

 

 

«Балалар бакчалары безгә кирәк. Ел саен без халык саны буенча 2-2,5 мең кешегә артабыз. Бүген бездә 534 мең кеше. Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар белән тәэмин ителеш 100% булса, өч яшькә кадәрге балаларның тәэмин ителеше - 43%. Алга таба да федераль, республика һәм җирле бюджет акчаларына балалар бакчалары төзү бурычы тора. Быел өч балалар бакчасы төзелә, киләсе елга безнең программа буенча дүрт балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. Төзүчеләр алдында объектлар август уртасына әзер булсын дигән бурыч куела», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

 

 

 

 

 

Төзелеп килүче балалар бакчалары тәрбияләнүчеләрне туплый башладылар.

Бүген "Замелекесье" микрорайонында биш балалар бакчасы эшли. Яңа объектлар ачылуны исәпкә алып, аларның саны җидегә җитәчәк.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев