Наил Мәһдиев чаллылыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Гасырдан артык тарихы булган бу бәйрәм бүгенге көнгә кадәр илебездә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Ул Россия солдатларының һәм офицерларының моңарчы күрелмәгән батырлыгын һәм халкыбызның үз Ватанына булган бөек мәхәббәтен гәүдәләндерә. Без Россия армиясенең һәм флотының данлы тарихы, гасырлар дәвамында туган җирнең азатлыгын һәм бәйсезлеген ышанычлы яклаган сугышчыларның батырлыгы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бүген без Ватанны саклаучыларның күп кенә буыннарына хөрмәт күрсәтәбез. Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны батырларча саклаган ветераннарны аерым рәхмәт белән искә алабыз. Алар һәрвакыт безнең өчен батырлык һәм чын патриотизм үрнәге булып хезмәт итәчәк.
23 февральдә без Россия бәйсезлеген ныклы саклап, лаеклы хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Ватан сакчысы булу-гади генә түгел, әмма игелекле миссия. Һәрвакыт Россия солдаты аерым хөрмәткә лаек, ә Россия Федерациясенең Кораллы көчләре һәрвакыт илнең төп таянычы, аның иминлеге гаранты һәм куәтенең нигезе булды һәм булачак. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, игелек, иминлек һәм баш өстендә чиста күк йөзе телим!
Ихтирам белән Н. Г. Мәһдиев, Яр Чаллы шәһәре мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев