Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев чаллылыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Безнең һәрберебез өчен Яңа ел бәйрәме иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Яңа ел алды ыгы-зыгысы аеруча шатлык китерә: балалар бакчасы бәйрәмнәре, мәктәп чыршылары, бүләкләр эзләү. 31 декабрьдә генә, матур традиция буенча, без бәйрәм өстәле артында якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән җыелышабыз, узып баручы елны озатабыз һәм киләсе елга планнар турында сөйләшәбез.

2018 ел Чаллы өчен нәтиҗәле булды. Шәһәр барлык федераль, республика һәм муниципаль программалар буенча да йөкләмәләрне үтәде. Аны сәнәгать предприятиеләре, шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары, кече һәм урта бизнес вәкилләре лаеклы нәтиҗәләр белән төгәлләделәр.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән без шәһәр объектларын яңарттык, юллар һәм балалар бакчалары, медицина учреждениеләре һәм яшьләр үзәкләре ремонтын дәвам иттек.

Хөрмәтле чаллылыларга нәтиҗәле хезмәтләре, туган шәһәребезгә мәхәббәтләре, аның киләчәгенә битараф булмаулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Республикада зурлыгы буенча икенче шәһәр  Сезнең ярдәм белән үсеш алуын дәвам итә, елдан-ел матурлана һәм уңайлыракка әйләнә бара.

2019 елда да безнең  планнарыбыз зурдан: мәгариф, мәдәният, мәктәпкәчә учреждениеләр объектларын төзүне дәвам итәргә һәм мөһим социаль бурычларны тормышка ашырырга кирәк.

Киләсе ел Чаллы һәм бөтен республика өчен бик истәлекле булачак – ул «КАМАЗ» ААҖ нең 50 еллыгы һәм WorldSkills – 2019 һөнәри осталык дөнья чемпионаты эгидасы астында узачак.

Ышанам ки, без Чаллы һәм Татарстан Республикасының алга таба үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән теләсә нинди бурычларны үтәячәкбез.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! 2019 ел һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт белән керсен, хыялларны тормышка ашырсын һәм барлык өметләрне акласын!

                               

                                                                                                                                Иң изге теләкләр белән,

                                                                                                                                            Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                                     Яр Чаллы шәһәре мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев