Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Хаким 23 нче санлы мәктәптәге сайлау участогында булды. Көндезге уникегә инде автокалада  30,80% сайлаучы тавыш биреп өлгерде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 11 сәгатьтә 23 нче санлы мәктәптәге сайлау участогына ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга килде.
 «Бүген кәеф тә, һава торышы да яхшы, сайлау участогына килмәскә бернинди сәбәп юк. Барлык партияләр дә тиешле эш башкардылар, үз программаларын тәкъдим иттеләр. Татарстан һәм Чаллы югары дәрәҗәдә эшлиләр, безнең тәкъдим итәрлек проектлар бар. Юлларны, яңа мәктәпләрне, балалар бакчаларын, иҗтимагый киңлекләрне, паркларны карагыз, яңа заводлар барлыкка килде. Хәзер без «Безнең ишегалды» программасы буенча халык тәкъдимнәрен җыябыз, бездә меңнән артык йорт, 600 ишегалды, аларны төзекләндерергә кирәк. Минемчә, бу - һәр гражданинның килү һәм үз тавышын бирү бурычы. Чаллыда сайлауларга актив килерләр дип өметләнәбез", - диде ул.
Әйтергә кирәк, автокалада сайлаулар зур активлык белән үтә. Көндезге уникегә 
инде автокалада  30,80% сайлаучы тавыш биреп өлгерде.

Фото: Кирилл Рочев / Челнинские известия
 

 

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы

2
X