Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев эш визиты белән Төркиягә китте

Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Төркия Республикасында.

Эш сәфәрендә катнашучылар составына шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев та бар. Сәфәр кысаларында алар Бурса һәм Стамбул шәһәрләрендә булыр дип планлаштырыла, анда Төркия провинцияләре җитәкчелеге һәм җирле бизнес вәкилләре белән очрашулар узачак. Предприятиеләргә, алар арасында «Дурмазлар макина» (металл эшкәртү өчен югары технологияле станоклар җитештерү), «Сарыгёзоглу» (автомобильләр өчен штампланган кузов детальләрен җитештерү) һәм «Кортекс» (полиэстер җепләре җитештерү), «Мерседес-Бенц Тюрк»автобуслары җитештерү заводына бару каралган.

 

http://nabchelny.ru/news/36377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев