Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев "Кама" агросәнәгать комплексы коллективы белән очрашты"

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Кама" агросәнәгать комплексы хезмәт коллективы белән очрашты, ул "Яр Чаллы" ТОСЭР резидентларының берсе

Шәһәр башлыгы предприятиенең җитештерү куәтләрен карады. Шәһәр башлыгы өчен экскурсияне агросәнәгать комплексы генераль директоры Ленар Сәлахов оештырды. Җитәкче дүрт ел эчендә предприятиенең үсеше турында сөйләде. Мәсәлән, бу елда гына да агросәнәгать комплексы җиһазларга 1 млн евродан артык инвестиция керткән – өстәмә төрү линиясе, ит һәм деликатес кисү өчен җиһазлар сатып алынган. Предприятиедә 342 хезмәткәр эшли, планда - 650гә кадәр арттыру. Җитештерүне булдыруга инвестицияләрнең гомуми күләме 5 млрд сумнан артык тәшкил итте. "2015 елны хәтерлим, биредә чиста кыр булган иде әле һәм без сезнең җитәкчелек белән монда дөнья дәрәҗәсендәге югары технологияле производство барлыкка киләчәк турында планнар кордык", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев, предприятие хезмәткәрләре белән аралашканда.

Бүген "Кама" агросәнәгать комплексы-ит ярымфабрикатлары, казылык продукциясе һәм "Сосновоборская" бренды астында деликатеслар җитештерү буенча заманча комплекс. Предприятие продукциясе Россиянең 17 регионына китерелә. Предприятиедә 109 төр ит әйберләре җитештерелә.

Мэр өчен цехлар буйлап экскурсия оештырылды һәм җитештерү процессы күрсәтелде. Предприятиедә тәүлегенә 50 тоннадан артык ит эшләнмәләре җитештерелә.

Хәзерге вакытта предприятиедә уртача хезмәт хакы 42 мең сумнан артып китә. 2020 елның беренче яртыеллыгында предприятие республика бюджетына 20 млн сум салым күчергән.

Брендның азык-төлек линейкасында: фарш, гуляш, котлетлар, купатлар, шашлык, гамбургерлар, пешкән, пешерелгән-ысланган, ярымысланган, ит деликатеслары, сосиска, сарделькалар, ветчиналар.

Наил Мәһдиев цехта "Кама" агросәнәгать комплексы коллективы белән дә очрашты. Ул хезмәткәрләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде: "Сез ярты миллионлы шәһәр өчен сыйфатлы продукция җитештерәсез. Без шәһәребездә азык- төлек эшкәртү сәнәгатенең эре кластеры үсүе белән горурланабыз", - диде мэр.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев