Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Кара диңгез флотында узучы тантаналы чараларда катнаша

Республика делегациясе РТ Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФдә ТРның Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Яр Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссары Рәшид Ильясов составында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

Наил Мәһдиев монда хезмәт итүче офицер һәм матрослар составын сәламләде. Матрос Алик Киракосянга һәм старшина Александр Тароевкашәһәр Мэрының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры Кара диңгез флотында хезмәт итүче чаллылылар белән очрашты. Очрашу барышында ул булачак диңгезчеләрнең яшәү шартлары белән танышты һәм алар белән әңгәмә корды.

Соңгы елларда илебез җитәкчелеге, РФ Президенты Владимир Путин тырышлыгы ярдәмендә, хәрби-диңгез флотына, армиягә мөнәсәбәт бөтенләй башка. Бу көнне, флотка катнашы булмаучылар да, башкача кабул итә. Без флотны яратабыз, аның белән горурланабыз һәм Кара диңгез флотына һәрчак ярдәм итеп торачакбыз. Мин Яр Чаллы шәһәре өчен әйтәм. Монда сез яңа дуслар табарсыз, чын ирләр дуслыгының кадерен белергә өйрәнерсез,  яхшы мәктәп бу. Ул сезгә кем генә булсагыз да, кайсы гына өлкәдә эшләсәгез дә һәрчак кирәк булачак”, – диде мэр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев