Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Кара диңгез флотының шефлыкка алынган өлешенә ярдәм күрсәткән өчен бүләкләнде

Шәһәр мэры Наил Мәһдиевны һәм Чаллы предприятиеләре җитәкчеләрен «Яр Чаллы» корабле экипажының көнкүрешен яхшыртуда шефлык ярдәме күрсәткән өчен бүләкләделәр.

Автокаланың Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов Наил МәһдиевОлег Коробченко һәм Нәкыйп Галимовка Кара диңгез флоты хәрби киемнәрен һәм Рәхмәт  хатларын тапшырды.
«Предприятиеләр хисабына мебель әзерләнде, корабльгә суыткыч җиһазлары, суыту шкафлары куелды, безнең Чаллы егетләре хәрби бурычларын тиешенчә үтәсен өчен барлык шартлар тудырылган. КАМАЗга, башка предприятие һәм оешмаларга шефлык ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Бу бит безнең егетләр. Кичә алар шәһәр предприятиеләрендә эшләде, иртәгә кабат коллективларына әйләнеп кайтырга мөмкиннәр. Без хәрби корабльгә ярдәм итәчәкбез, егетләребез лаеклы хезмәт итсен һәм әлбәттә, РФ Президентының хәрби хезмәткә чакыру буенча куелган бурычларын үтәсен өчен барысын да эшләячәкбез. Яңа елга кадәр безнең шефлыкка алынган оешмаларыбызны корабльгә җибәрергә, ата-аналарны чакырырга кирәк дип уйлыйм», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
2017 елның декабрендә шәһәр белән «Яр Чаллы» зур ракета катеры  арасында «Үзара хезмәттәшлек һәм шефлык элемтәләрен урнаштыру турында» килешү имзаланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Хәрби Диңгез флоты белән шефлык элемтәләре ун елдан артык дәвам итә. Ел саен Севастопольгә Чаллыдан кимендә 200 кеше хезмәт итәргә җибәрелә.

 

http://nabchelny.ru/news/34446

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев