Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев кире кайтарылган җирләр турында: «Бу участоклар бүген шәһәр халкы өчен хезмәт итә»

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллыда аквапарк төзелеше турында сөйләде. Тема «Реаль вакыт» басмасында онлайн-конференция вакытында күтәрелде.

"Безгә законда билгеләнгән тәртиптә аквапарк төзү өчен җир участоклары бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иткән ике компания бар. Аквапарк – бюджет объекты түгел. Ул беркайчан да бюджет акчасына төзелмәячәк. Бу - чиста коммерция проекты һәм аны инвестор үз акчасына төзиячәк. Безнең бурыч - законда каралган тәртиптә аукцион аша үткәреп, әлеге эре объектны төзү өчен җир участогы бирү", - дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, инвестицияләр күләме аз түгел, шуңа күрә инвесторлар мондый объектлар төзелешенә бик сак карыйлар.
"Без хокук бозулар белән бүлеп бирелгән җир участокларын кире кайтардык. Һәм бу җир участоклары бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен хезмәт итә һәм алар нинидидер шәхси мәнфәгатьләр өчен түгел, ә шәһәрнең социаль-мәдәни объектларын төзү өчен бүлеп бирелә. Бу очракта без әлеге шәхси проектка ярдәм итәчәкбез һәм проект эшли башлар дип өметләнәбез”, - дип өстәде ул.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34783

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев