Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев җәмәгать транспорты турында: «Автобуста идеаль чисталык булырга тиеш»

Башкарма комитет Роспотребнадзор белән берлектә шәһәр җәмәгать транспортына тикшерүләр үткәрә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Белгечләр салонның чисталыгын тикшерәләр, шулай ук шәһәр халкыннан килгән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча да.

"Пассажирлар йөртү буенча җаваплылыкка тартылучы хокук бозулар ачыкланды. Хәзерге вакытта бу җитешсезлекләр бетерелгән. Тикшерүләрне көн саен алып барабыз. Алар күбрәк салоннардагы чисталык белән бәйле иде. Дезинфекцияләү үткәрелә, вируска каршы журналлар алып барыла. Бу атна эчендә без транспорт буенча дәгъваларны эшләп бетерәчәкбез", - диде Илья Зуев.

 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев автобусларныкөн саен һәм тулысынча тикшерергә кушты: "8, 10, 12 сәгать эшли торган эш урыныңны ничек карап, чисталыкта һәм тәртиптә тотмаска була. Шуңа күрә "Коронавирус дөньяны үзгәртер", дигәч, беренче карашка, вак, юк кына тоелган мәсьәләләрдә без дә үзгәрергә тиеш. Автобуста идеаль чисталык булырга тиеш. Кешеләр бу хезмәт өчен транспорт йөртүчеләргә акча түли һәм алар автобуста чит ис булмавын, аның чисталыгын таләп итәргә хокуклы. Барлык булган дезинфекцияләү чаралары да эшкә җигелергә тиеш. Сайлап кына түгел, аларны тулысынча тикшерү кирәк", – дип өстәде шәһәр башлыгы.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев