Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Әниләр көне белән котлый

Кадерле әниләребез! Чирек гасырга якын вакыт дәвамында хәзерге Россия тарихы безнең һәркайсыбыз өчен изге бәйрәм – Әниләр көне белән бәйле. Бүген без Ана булу билгеләнешен башкаручы хатын-кызларга тирән һәм чиксез хөрмәт күрсәтәбез.

Әни – дөньядагы иң матур сүз. Кеше әйткән беренче сүз, ул барлык телләрдә дә бер төрле назлы яңгырый. Бу сүз үзенчәлекле: ул чиксез җан җылысы, тормыш зирәклеге, фидакарьлек һәм яраткан күзләрнең ягымлы карашы белән баетылган.
Һәрберебез өчен әниләребез – дөньядагы иң якын, иң кадерле кешеләр. Сез безгә гомер бүләк итәсез һәм үзегезнең тормышыгызны безне кайгыртуга багышлыйсыз. Сездә балагызга карата беркайчан да сүнмәс мәхәббәт тулы иң зур һәм тугры йөрәк. Бары тик сезнең янда гына без үзебезне,ничә яшьтә булуыбызга карамастан,балалар итеп тоябыз.
Әни булу – катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Һәр әни балаларын тәрбияләү өчен күп көч куя, аларга иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын сеңдерергә, лаеклы кызлар һәм уллар үстерергә тырыша. Шул ук вакытта күп кенә хатын-кызлар аналык вазыйфаларын шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең хезмәт, иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашу белән бергә алып баралар.
Балалары өчен яраткан әниләренә әверелгән, аларга лаеклы тәрбия биргән, тормышларын чын-чынлап шатлыклы һәм бәхетле иткән тәрбиягә бала алган хатын-кызлар аерым рәхмәткә лаек.
Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Балаларыгыз уңышлары белән куандырсын, сезгә күбрәк игътибар күрсәтсен һәм һәр эштә ярдәм итсен!
Анага булган ихтирамлы мөнәсәбәт һәр кешенең һәм гомумән җәмгыятьнең абруе үрнәге булып калыр дип ышанам.
Бәйрәм белән сезне, безнең яратканнарыбыз! Әниләр көне белән!

 

Рәхмәт сүзләре белән,
Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау