Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев – Россия мэрлары рейтингында 11 урында

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2018 елның октябрь-ноябрь айларында төбәкләр башкалалары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрлары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде.

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев рейтингның 11 нче урынын алды. Исегезгә төшерәбез, август-сентябрь айлары торышына шәһәр башлыгы 12 урында иде.
Тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары алынды. Аларга РФнең барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре, биш эре финанс-икътисад үзәге: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти вәкилләре керә. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән, чөнки бу төбәкләрнең үз Административ үзәкләре юк.
«Илкүләм рейтинг» нәтиҗәләре читтән торып үткәрелгән анкета, шулай ук экспертлар берлеге вәкилләренең читтән торып һәм турыдан-туры сораштыру нигезендә алынган.

 

http://nabchelny.ru/news/34560

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев