Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев сәүдә хезмәткәрләрен бүләкләде

Тантаналар сараенда сәүдә хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге тормышта сәүдә – икътисадның мөһим тармакларының берсе, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.
Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен 12 чаллылыга лаеклы бүләкләр тапшырылды. Алар арасында сәүдә челтәрләре җитәкчеләре, ресторан пешекчеләре, предприятие директорлары һәм кибет идарәчеләре бар.
Бүген Яр Чаллыда куллану базары өлкәсендә 1300дән артык стационар сәүдә объекты, 400дән артык ваклап сату объекты, 700дән артык җәмәгать туклануы предприятиесе, сату базарлары эшли. Сүз уңаенда, сәүдә көне бу шимбәдә билгеләп үтелә.

 

http://nabchelny.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү