Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев яңа гимназиядә Чаллы халкы белән очрашты

Наил Мәһдиев яңа 14 нче гимназиядә шәһәрдәшләр белән очрашты. Актлар залында предприятие җитәкчеләре, укытучылар җыелды.

Шәһәр мэры беренче яртыеллыкның социаль-икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде һәм перспектив бурычларны билгеләде. Әңгәмә шәһәрнең икътисади уңышлары турында фикер алышудан башланды. «Һичшиксез, бу - «КАМАЗ», ул аягында нык басып тора, югары дәрәҗәдәге катлаулы көнкүреш техникасы җитештерә торган Haier компаниясе. Легендар КАМАЗлар чыгара торган шәһәр белән беррәттән без телевизор, суыткычлар чыгара торган шәһәргә әйләнәбез.  
Без - ит, сөт продукциясе, кондитер әйберләре җитештерү өлешендә Россия базарында эре уенчылар», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.
Моннан тыш, алгарышлы социаль-икътисади үсеше территориясе ярдәмендә 19,1 млрд сум җәлеп итүгә ирешелде. "Чаллы" ТОСЭР мәйданчыкларында биш ел эчендә 38 предприятие барлыкка килде.  «Немец, Австрия, Кытай компанияләре Яр Чаллыга килделәр һәм 10,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр керттеләр. ТОСЭР резидентлары лаеклы хезмәт хакы түләнелә торган алты меңнән артык эш урыны булдырдылар», - диде мэр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу