Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Яр Чаллы мәктәпләре кайнар пәрәмәчләр кебек кирәк»

1 сентябрьдә Яр Чаллыда автокаланың 65 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак.

1 сентябрьдә Яр Чаллыда автокаланың 65 микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Объектта төзелеш эшләренең барышы белән бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. Шәһәр башлыгы өчен экскурсияне мәктәп директоры Вадим Матюшин үткәрде. Бүген территориядә эчке инженерлык коммуникацияләрен монтажлау, биналарны бизәү, җиһазлар урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Башкарылган эшләрнең гомуми күләме 75% тәшкил итә. Төзелеш бәясе – 1 млрд 156 млн сум.

 "Мин мәктәп периметрында җәяүлеләр тротуарларын төзекләндерү, яктырткычлар кую өчен тагын бер миллион сум акча сарыф итми калмабыз дип уйлыйм", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы шулай ук якындагы елларда мәктәпләр төзү планнары белән уртаклашты, автокаланың урта белем бирү учреждениеләренә мохтаҗ булуын билгеләп үтте: "Чаллы мәктәпләре кайнар пәрәмәчләр кебек кирәк. Замелекесьеда тагын бер мәктәп кирәк, чөнки анда яңа йортлар барлыкка килә. Узган ел ачылган мәктәп шыгрым тулы булачак. Хәзер анда 1800 укучы укый, ул 1224 урынга исәпләнгән. Шулай ук 63 комплекска да кагыла. Безнең перспектив төзелеш районы – Җиңүнең 40 еллыгы юлы аша 63 комплекс. Шуңа күрә анда якындагы елларда тагын бер мәктәп төзү планлаштырыла. Әмма барысы да Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карарына бәйле булачак", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

 

 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 65 микрорайонда мәктәп төзелеше "КАМАЗ" ААҖнең 50 еллыгына багышланган, шуңа күрә мәктәп дизайнында бина фасадында һәм учреждение эчендә автогигант темасына басым ясалачак. Интерьерда витражлы ишекләр дә каралган. Мондый ишекләр бүлмәләре өлкән сыйныф укучылары укый торган бинаның икенче катында урнашачак. Шулай ук мәгариф учреждениесенең профильле юнәлеше дә техник дисциплиналар белән бәйле булыр дип көтелә.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37308

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев