Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев йорт янындагы кибетләрдә алкоголь эчемлекләр сатуга каршы чыгыш ясый

Наил Мәһдиев торак йортларның беренче катларында алкоголь сатуны чикләү яки тыю мәсьәләсен карау үтенече белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллады. Анда билгеләп үтелгәнчә, соңгы өч елда чаллылыларның «Халык контроле»нә торак йортларда алкоголь эчемлекләр сату буенча шикаятьләре 2,3 тапкыр арткан.

"Минемчә, торак йортларның беренче катларында алкоголь сату-ул тәртипсезлек! Без моңа кадәр алкогольле продукциясез яшәдек. Бездә аны сатып алырга мөмкин булган кибетләр читтәрәк тә җитәрлек. Бу беренче чиратта кирәкле продукт түгел, икмәк яки сөт кебек. Без халыктан бу мәсьәлә белән бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Алай дәвам итә алмый. Бу безнең принципиаль позициябез һәм аны яклаячакбыз. Шәһәребездән Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захаровага, Николай Атласовка, Роман Мугерманга, Илдар Шамиловка бик рәхмәтле, алар беренче катларда алкогольле продукция сатуны шактый чикләү уңаеннан безнең фикеребезне актив якладылар. Без кешеләрне ишетәбез, аларның мөрәҗәгатьләрен игътибар белән карыйбыз һәм конструктив карарлар кабул итү өчен Дәүләт Советына хәбәр итәбез", – дип ассызыклады мэр.

1 апрельдән 15 июньгә кадәр Яр Чаллыда 60 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән 49ы алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә, алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозу буенча165 административ беркетмә төзелде. 2020 елның 1 июненә Яр Чаллыда күп фатирлы йортларның беренче катларында һәм торак йортлар янындагы корылмаларда 250 сәүдә ноктасы алкогольне ваклап сата, шуларның 150се – «наливайкалар». 

 

 Наил Мәһдиев чаллылылар арасында әлеге темага карашларын белү өчен социологик сораштыру оештырырга кушты. Чаллылылар торак йортларда алкоголь сату турында үз фикерләрен монда калдыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев