Наил Мәһдиевны Татарстан буенча тикшерү идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләделәр
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиевны Татарстан буенча тикшерү идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләделәр

Тикшерү идарәсендә Россия Тикшерү комитеты оешуга багышланган тантаналы җыелыш узды.

Тантаналы чара барышында тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский берничә җитәкчене бүләкләде.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тикшерү идарәсенең Мактау грамотасына лаек булды. Ул тикшерү идарәсе белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен бүләкләнде. Идарә җитәкчесе Валерий Липский кулыннан югары бүләк алганнан соң, Наил Гамбәрович идарә хезмәткәрләренең гражданлык хокукларын һәм законлылыкны саклау эшенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бүләкләү

Нет комментариев