Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Намуслы буын» коррупциягә каршы эшләр конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Чаллыда коррупциягә каршы тематикага багышланган «Намуслы буын»шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Конкурста көндезге уку формасы студентлары катнаша ала. Оештыру комитетына «Коррупция зарарлы!» темасына һәрбер катнашучыдан биш данә күләмендә юмористик интернет-мемнар, «Уку йорты-коррупциясез территория», «Ришвәттән алып кырык минутлык эш», «Коррупциясез уку - якты киләчәк», «Бирмәскә - алмаска», «Белемне сатып алып булмый!», «Белем акчадан да мөһимрәк!» һәм ирекле темаларга фото-кросслар тәкъдим ителә.

Конкурста теркәлү өчен оештыру комитеты адресына gsschelny@mail.ru гариза юлларга һәм эшләрне илтеп тапшырырга кирәк. Конкурс шартлары белән тулырак биредә танышырга мөмкин. Сайлап алу этабы 30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр узачак. 7 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан «Нур» яшьләр үзәгендә бүләкләү тантансы уза. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Гаризалар һәм эшләр 30 ноябрьгә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә Шәһәр Студентлар советы кабинетында кабул ителә.

 

http://nabchelny.ru/news/34428

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев