Шəhри Чаллы

Нарат күркәсе, суган һәм бәрәңге: биш гадәти булмаган кайнатма рецепты

Җиләк-җимеш җыю вакыты килеп җитте. Хуҗабикәләр кышка күп итеп витаминнар әзерли башлады.

Билгеле, җиләкләрдән ясалган кайнатмалар белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый. Ә менә түбәндәге кайнатма рецептлары күпләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.

Нарат күркәләреннән кайнатма

Кайнатырга куяр алдыннан нарат күркәләрен ылысыннан араларга, яхшылап юарга кирәк. Күркәләр капланып торырлык итеп салкын суга салып торырга. Шуннан соң утка куярга, биш минут кайнатырга һәм шикәр комы салырга. Кайнатманы сәгать ярым-ике сәгать сүрән утта кайнатырга. Күбеген алып торырга. Әзер кайнатманы кайнар һәм коры банкаларга тутырырга. Аларны яхшылап ябарга яки суынганнан соң полиэтилен капкач белән каплап, суыткычта сакларга мөмкин.

Тузганак кайнатмасы

Тузганакның чәчәкләрен әзерләргә кирәк (400 данә), яхшылап чистартырга һәм чәчәк төбендәге яшел өлешен кисеп атарга. Аларны дуршлагка салып, агып торучы су астында юарга, суын яхшылап сыгарга. Чәчәкләрне савытка салып, аның өстенә 3 стакан су салырга һәм кайнатырга куярга. Матур сары төс бирер өчен, аңа вак итеп туралган лимон, берничә чия яисә бөтнек яфрагы, кура җиләге, абрикос һ.б. согы өстәргә мөмкин. Кайнап чыккач, 10 минут дәвамында кайнатырга һәм капкач белән яхшылап каплап, салкынча караңгы урынга куярга. Икенче көнне кайнатманы марля аша сыгарга, аңа 7 стакан шикәр комы салырга, өч тапкыр кайнатып чыгарырга, һәрберсендә 10ар минут кайнатырга. Әзер кайнатма куе булырга һәм тышкы яктан балны хәтерләтергә тиеш.

Суган кайнатмасы

Әлеге кайнатманы әзерләр өчен ике ингредиент кирәк: суган һәм шикәр комы (1:1). Теләгән кеше шикәр урынына бал куллана ала. Ләкин аны суганны кайнатып чыгаргач кына өстәргә мөмкин, чөнки кайнар температурада бал файдалы үзлекләрен югалта.

Башлы суганны чистартырга һәм озынча яки шакмаклап турарга. Шуннан соң шикәр комыннан сироп кайнатып алырга һәм шунда туралган суганны салырга. Куерганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы пыяла савытларга тутырып салкынча урынга куярга.

Кыяр кайнатмасы

Кыярдан кайнатма ясар өчен күп вакыт һәм сабырлык кирәк булачак. Башта озынлыгы 50 мм дан артмаган җимешләр сайлап алына. Аларны кәбестә яфрагы кушылган тозлы суга салырга. Кыярлар әлеге суда саргая башлаганчы, берничә көн торырга тиеш. Саргылт төскә кергәч, кыярларны тозлы судан алып, кайнатып алырга, өстенә яңадан су салып, берничә сәгать тотарга. Аларга яшел төс кире кайтырга тиеш. Шуннан соң кыярларны чиста салкын суга салып 72 сәгатькә караңгырак урында калдырырга. Аннан соң сироп әзерләнә. Аның өчен 1,5 стакан суга бер килограмм шикәр комы кирәк булачак. Анда шулай ук кыргычта уылган имбирь, 2-3 лимон кабыгы өстәргә. Әзер сиропка кыярларны салып, бер тәүлеккә калдырырга, шуннан соң суын сыгарга. Массага 700 грамм шикәр комы (ярты килограмм кыяр исәбеннән) салырга. Аны ике-өч тапкыр куе масса килеп чыкканчы кайнатырга.

 

http://maydan.tatar/narat-kurkese-sugan-hem-berenge-bish-gadeti-bulmagan-kajnatma-recepty/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: