Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нардуган узды

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме узды. Бу керәшеннәрнең табигатьнең уянуына багышланган күңелле бәйрәме. Нардуганны быел Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге керәшен җәмгяыте уздырды. Бәйрәмгә тамшачылар шактый күп җыелган иде. 26нчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә Менделеевск, Лаеш, Зәй, Теләче һәм башка районнардан иҗат коллективлары чыгыш ясады. "Карендәшләр" һәм...

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме узды. Бу керәшеннәрнең табигатьнең уянуына багышланган күңелле бәйрәме.

Нардуганны быел Татарстанның халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге керәшен җәмгяыте уздырды. Бәйрәмгә тамшачылар шактый күп җыелган иде.

26нчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә Менделеевск, Лаеш, Зәй, Теләче һәм башка районнардан иҗат коллективлары чыгыш ясады. "Карендәшләр" һәм "Җанакай" ансамабльләренең чыгышы нур өстенә нур булды. Тамашачылар "Бәләкәй дәдәйләр" кашык ансамбле чыгышын да көчле алкышларга күмделәр. Нурдуганда дәртле биюләр, моңлы җырлар, бәйге, уеннар мул булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев