Наталия Фишман-Бекмамбетованы Казан файдасына башкарган хезмәте өчен бүләкләделәр
Татарстан Президенты ярдәмчесенә тырыш хезмәте өчен бүләкне республика башкаласы мэры Илсур Метшин тапшырды.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте өчен аңа бүләкне республика башкаласы мэры Илсур Метшин тапшырды. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Метшин сүзләренчә, Наталия Фишман-Бекмамбетова зур иҗади эш башкарып, шәһәр үсешенә зур өлеш керткән. «Сезнең эшегез, сезнең зәвыгыгыз ярдәмендә шәһәр халкының тормышы никадәр дәрәҗәдә үзгәрүен әйтүе дә кыен», — диде ул.
Илсур Метшин шулай ук соңгы биш елда республикада тулы бер индустрия барлыкка килүен әйтте. Ул бүген Татарстанда барлыкка килгән трендлар һәм пилот проектлар вакыт узу белән Россия күләмендә кулланыла башлавын искәртте.
«Сезнең аша без республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, бөтен Хөкүмәтебезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Президентыбыз һәм Дәүләт Советы командасының башкала өчен шулай эшләве башка бер генә төбәктә дә юк», — дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев