Наушниклар - саңгырау калуга сәбәпче
Яңалыклар тасмасы

Наушниклар - саңгырау калуга сәбәпче

Табиблар яшьләрне кисәтә.

Бар көченә куелган музыка тыңлау, аеруча наушниклар аша, ишетү сәләтен киметергә мөмкин. Бу хакта колак табибы, сурдолог, "Ишетү тернәкләнү үзәге" җитәкчесе Раил Шакирҗанов сөйләде. 

-    Иң тыныч тавыш дәрәҗәсе - 15-20 децибел санала. 40 децибелга кадәр тавыш колакка каты яңгырый. Тыңлавы рәхәт түгел. Тавыш дәрәҗәсе 100 децибелдан артып китсә, саңгырау калуың ихтимал, - ди колак табибы Раил Шакирҗанов. 

Шуңа күрә ул наушниклардан кычкыртып музыка тыңлаучыларга сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакыра. Наушниклар колакка инфекция кертүгә сәбәпче дә булып тора.  


табиблар колак

Нет комментариев