Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нефтьчеләр вирустан саклый торган кием җитештерә башлаган

“Татнефть”, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшүгә үзенең өлешен кертү һәм медицина битлекләренә кытлыкны бетерү өчен,саклагыч костюмнар җитештерә башлаган. Медицина хезмәткәрләре өчен махсус саклагыч кием комплектына куртка, чалбар, халат, алъяпкыч, пирчәткә, башлык һәм бахила керә.

Компаниядә шулай ук эшчәнлеге күп кешеләр белән даими аралашуга бәйле булган социаль хезмәткәрләр  һәм дәүләт хезмәткәрләре өченсаклагыч комбинезоннар эшләп чыгару да җайга салынган.

Костюмнар бактериягә каршы катлам белән капланган күп катлы махсус тукымадан җитештереләчәк. Компаниядә тәүлегенә барлыгы 600 данә саклагыч кием комплектын эшләп чыгару күздә тотыла.”Татнефть” саклагыч кием җитештерү өчен кирәкле материаллар һәм кием өлгеләрен республикабызның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендәге районнарга да җибәрәчәк ( үзләре үк тегү өчен). “Татнефть” генераль директорының техник үсеш һәм логистика буенча урынбасары Ренат Ногайбәков әйтүенчә, “ТАНЕКО”да җитештереләчәк саклагыч костюмнар, битлекләр, шулай ук антисептиклар Татарстанның медицина һәм социаль оешмаларына җибәреләчәк.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев