Шəhри Чаллы

Немецлар төзегән күпер дә тузар икән

Башкортстан белән Татарстанны тоташтыручы күпер немец хәрби әсирләре тарафыннан 1948 елда төзелгән.

70 ел дәвамында ул нык тузган һәм капиталь ремонт таләп итә.

БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күпер өстендә басып торганда ТРның Ютазы районы хакимияте башлыгы белән сөйләште. Күпер ике республиканы тоташтыручы мөһим объект булып тора һәм күптән ремонт таләп итә.

Радий Хәбиров күперне берлектә ремонтлау зарурлыгын һәм бу уңайдан Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшәчәген белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: