Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ни өчен ирләр азрак яши?

Ир-егетләрнең гомер озынлыгы аз булуы тышкы сәбәпләр белән билгеләнә.

Шуларның берсе – хәвефле җитештерү хезмәтендә эшләү. Шулай ук ирләр күбрәк тәмәке тарта һәм алкоголь куллана, бу аларның сәламәтлегенә начар йогынты ясый.
Мәскәүнең профилактик медицина буенча төп белгече Нана Погосова әйтүенчә, соңгы ун елда ирләр арасында симерү дә ике тапкыр арткан. Бу хәл инсультның төп хәвеф факторы булып торучы артериаль кан басымы белән авыручылар саны артуга китергән.
Ә менә симерүнең сәбәбе техника үсеше һәм физик хезмәтнең кимүе белән дә бәйле.
Моннан тыш, ирләр, хатын-кызлардан аермалы буларак, артык авырлык белән көрәшүгә игътибарны азрак бүлә.

 

http://maydan.tatar/ni-ochen-irler-azrak-yashi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев