Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ни өчен хатын-кызлар озаграк яши?

Бөтен дөньяда хатын-кызларның ирләргә караганда күпкә озаграк яшәве күзәтелә. Сәбәп нәрсәдә?

Галимнәр тикшеренү үткәргән һәм сернең хатын-кызлардагы эстроген гормонында икәнлеген ачыклаган.Кеше организмы хромосомалардагы генетик мәгълүматны туплаган теломерлар кыскарган саен картая бара. Эстрогенда аларны озайтучы фермент бар, бу гомер озынлыгына да йогынты ясый. Гормонның югары дәрәҗәсе йөрәк эшчәнлеген, сөякләрне дә яхшырта. Ирләрнең гомерен кыскартучы башка сәбәпләр дә бар – яман гадәтләр (тәмәке тарту һәм эчкечелек). Америка галимнәре бик күп яшелчә-җимешләрдә булган физетин матдәсенең гомерне озайтуга йогынты ясавын да ачыклаган.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/14590-ni-chen-hatyn-kyzlar-ozagrak-yashi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев