Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ни өчен олыгайган саен вакыт тизрәк үтә?

Олыгайган саен вакытның тизрәк үтүен күпләр исәпкә аладыр. Балачакны искә төшерсәк, көннәрнең озын булуын билгеләми булдыра алмыйбыз. Эш нидә соң? Эш безнең баш мие эшчәнлегендә икән.

АКШның Дьюка университеты галимнәре тикшерү үткәргән һәм шуны ачыклаган: яшь чакта кешенең баш мие мәгълүматны тизрәк үзләштерә, олыгайгач, салмаграк кабул итә. Шуңа яшь вакытта көннәр озын, вакыйгаларга бай тоела. Ә олыгайгач, киресенчә.
Барысы да кешедәге физик үзгәрешләр белән бәйле. Мисал өчен, сабый балаларны алыйк. Алар көн буе бик күп, тиз хәрәкәтләр ясый. Ни өчен? Чөнки аларның баш мие кыска вакыт эчен бик күпне “күреп” өлгерә. Ә өлкән кешенең баш мие шул ук вакыт эчендә азрак сурәтләрне күрә ала.
Вакытның ничек үтүенә гаҗәпләнмичә, һәр мизгелнең матурлыгын күреп, шатланып яшик!

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/20163-ni-chen-olygaygan-saen-vakyt-tizrk-t.html

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев