Ничек туйганчы ашарга һәм... ябыгырга?
Белгечләр бу хәлне мөмкин, ди.
Билгеле модель Лиза Сноудон ябыгуның бер хәйләсен ачкан – бөтен ризыкны да агач таякчыклар белән ашарга кирәк! Аның белән Америка галимнәре дә килешә.
Бу ысулны әллә ничә мәгънә белән дәлиллиләр:
физик – таякчыклар белән кыска вакыт эчендә күп итеп ашап булмый (ягъни ике каптым, бер йоттым түгел). Ә ябыгуның төп кагыйдәләрненең берсе – акрын ашау. Бу очракта сез азрак ашаячаксыз;
эмоциональ – психологик ачлык кичермәячәксез;
тарихи – иң төз гәүдәле халыклар ашаганда таякчыклар куллана! Япония, Корея хатын-кызларын карагыз, алар ябыгу хакында хыялланмый да.
Теләсәң, теләсә нинди ризыкны таякчыклар ярдәмендә ашарга өйрәнеп була. Японнар хәтта ашны да шулар ярдәмендә ашый белә...
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/nichek-tuyganchy-asharga-m-yabygyrga/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев