Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әниебез терәген тоеп яшибез

Минем әнием Гусамова Рәзинә Фәйзелхак кызы. Үз гомерен чын мәгънәсендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше.

Инде 34 ел Мамадыш районы Кече Сон авылының төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ел саен укучылары район һәм республикакүләм олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый. Үз эшен бик яратып, бөтен җанын-тәнен биреп башкара. Шулай булмаганда балаларны белемле, рәхмәтле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү мөмкин түгел, –  ди әнием. Миңа калса, әлеге һөнәре өчен әниемә мин генә түгел, укыту тарихында йөзләгән укучы рәхмәтледер. Шулай ук, мәгариф өлкәсендә армый-талмый хезмәт куйганы өчен әниемә район, республика һәм Рәсәйкүләм бәйгеләр тарафыннан бирелгән күп кенә рәхмәт хатлары, дипломнар укучыларының аңа рәхмәтле булуы турында сөйли!
Мин үзем әниемә барысы өчен дә – туган көнемнән алып бүгенгәчә без, 3 кызына, белем һәм тәрбия биргәне, дөньяда дөрес караш, аек акыл белән эш итәргә өйрәткәне, олыларны хөрмәтләргә, бар кешегә ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел булырга өндәве өчен чиксез рәхмәтле. Һәр балага үз әнисе газиз, якын һәм кадерле була. Тормышымда һәрчак әни җылысын, әни терәген  тоеп яшәвем өчен мин аңа мең рәхмәтле! 


Гөлинә Гусамова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көненә