Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Никахны аттестацияләнгән имамнар гына укый алачак

“Гыйбадәт кылулар турындагы нигезләмә”дәге үзгәрешләр буенча, хәзер никахны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан аттестацияләнгән имамнар гына укый ала.

Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа үзгәрешләр буенча имамнар, никахны укып, таныклык кына биреп калмыйча, аны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә дә теркәргә тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге өстәмә никахлар укылу статистикасын системага салырга ярдәм итәчәк. Элек бу гамәл имамнарның шәхси карамагына тапшырылган булган.

Нигезләмәнең исем кушу кагыйдәләре турындагы бүлеге дә игътибарга лаек. Балага имам тарафыннан кушылган исем ислам дине традицияләренә туры килергә тиеш. Әгәр дә баланың әти-әнисе ислам принципларына каршы килә торган исем сайлаган булса, имам аларга башка традицион мөселман исемен сайларга ярдәм итәргә бурычлы.

 

Фото: архив/Рамиль Гали
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179514/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев