Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Никахтан соң өч минуттан аерылышканнар...

Мөгаен, тарихта иң кыска никах февральдә Кувейтта теркәлгәндер. Анда яңа өйләнешүчеләр никахларын теркәгәннән соң өч минуттан шул ук ЗАГС залында аерылышкан.

Бу хәл кәләшнең тантана залында абынып, чак егылмый калуыннан соң булган. Кияү, көлеп, аны тотып калмау, ярдәм итмәү генә түгел, “ахмак” дип тә атаган.
Озак уйлап тормастан, кыз никахларын гамәлдән чыгаруны үтенгән һәм берничә минуттан соң янә “ирекле хатын-кыз” булып саналган. Киңкүләм мәгълүмат чараларында бу вакыйганы халыкка җиткергәннән соң, кешеләр кәләшнең карарын хуплаган һәм, ире туйда ук үзен шулай тоткач, бу гаиләдә бер-береңә хөрмәт булмаячак, дип билгеләгән.

 

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/18695-nikahlaryn-terkp-ch-minuttan-so-aerylgannar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев