Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ниләр генә юк монда

Оста куллы шәһәрдәшебез Фоат Закиров: “Вакытыгыз булса, экология һәм табигатьне саклау музеена барып килегез әле.

Оста куллы шәһәрдәшебез Фоат Закиров: “Вакытыгыз булса, экология һәм табигатьне саклау музеена барып килегез әле. Анда минем агачтан ясаган йортларым, мәчетләрем дә бар”, - дигәч 50нче мәктәп бинасында урнашкан әлеге музейга бардым.

Исеменнән үк күренгәнчә, бу экологиягә, табигатебездә үскән үсемлекләргә, урман-аланнарда яшәгән хайваннарга багышланган мавыктыргычы, кызыклы һәм файдалы мәдәният учреждениесе. Биредә берничә зал булдырылган.

Агачтан эшләнгән экспонатлар залында оста куллы кешләр иҗат иткән әйберләр куелган. Алар арасында Фоат Вафа улының хезмәтләре зур урын били. Фоат ага үзенең буш вакытын милли мәдәнияткә, Ислам динененә, Тукайга сарыф иткән. Ул шәһәребезнең Нур Ислах мәчетен, татар өен, Тукайның “Шүрәле”сен зур осталык белән, күңел җылысын биреп ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев