Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нинди май куланганыңны беләсеңме?

Русиядә соңгы арада сөт ризыкларының сыйфаты нык кимү күзәтелә икән. Алай гына да түгел, җитештерүчеләр ялган сыр, ялган май чыгару белән мавыга башлаганнар. Сөт ризыкларын җитештерүчеләрне берләштерүче Сөт союзы дигән оешма белдергәнчә, бүген кибет-базарларда сатыла торган майсырларның 20-30 проценты ялган, имеш.

Роспотребнадзор сайтында бәян ителгәнчә, составын үзгәртү җиңел булганлыктан, ялган ризыклар арасында беренче урында атланмай икән. Аңа сөттән алынган чын май кушасы урынга көнбагыш мае, кокос яки пальма мае кушып чыгаралар да, шул рәвешле үзкыйммәтен төшерәләр. Моның шулай икәнен тышкы сәүдә мәгълүматлары да дәлилли: быелның ун аенда илгә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, пальма мае 40 процентка күбрәк кертелгән. Медиклар мондый майлар сәламәтлек өчен зыянлы, алар кеше организмындагы күзәнәкләрнең биохимиясен боза диләр.

Белгечләр фикеренчә, ялган сыр-майларга каршы бары тик штрафларны арттырып кына көрәшергә була. Хәзерге штрафлар бик кечкенә икән, шуңа күрә җитештерүчеләр алардан курыкмыйлар, имеш. Шул ук вакытта, сыйфатлы май яки сыр сатабыз дип сатып алучыларны алдамаска, ә җитештерелгән товарларының тышына теге яки бу продукциянең чын составын язарга мәҗбүр итәргә кирәк дип тә баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев