Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Нинди ризык ашыйбыз?

    Туклану - сәламәтлекнең нигезе. Көн дә табынга куела торган ризык тәмле һәм югары сыйфатлы булганда гына ул тәнгә сихәтлек бирә. Кызганычка каршы, шәһәр шартларында әлеге таләпне тәэмин итү кыенгарак туры килә. Чөнки азык-төлекне кибеттән алабыз һәм кибет киштәләренә куелган сөт эшләнмәләренең ничек әзерләнүе яки яшелчә, җиләк-җимешнең нинди шартларда үстерелүе хакында...

    Туклану - сәламәтлекнең нигезе. Көн дә табынга куела торган ризык тәмле һәм югары сыйфатлы булганда гына ул тәнгә сихәтлек бирә. Кызганычка каршы, шәһәр шартларында әлеге таләпне тәэмин итү кыенгарак туры килә. Чөнки азык-төлекне кибеттән алабыз һәм кибет киштәләренә куелган сөт эшләнмәләренең ничек әзерләнүе яки яшелчә, җиләк-җимешнең нинди шартларда үстерелүе хакында берни дә белмибез. Өстәвенә, продукциянең 40-50 проценты чит илләрдән, башка регионнардан килә һәм бу үзенчәлек мәгълүмат алуны бермә-бер кыенлаштыра. Бу нисбәттән халык, ягъни сатып алучы ни дәрәҗәдә якланган соң? Хөкүмәт һәм куллану базарының баш контролеры - Роспотребнадзор тарафыннан нинди чаралар күрелә? Россиянең Баш дәүләт санитария табибы, профессор Анна Попова белән әңгәмәне дәвам итәбез.

    "Ялгыш" бутерброд

    Күптән түгел шундый яңалык билгеле булды: Гарвардта үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча дөрес итеп тукланмаучы илләр арасында Россия "мактаулы" 5нче урында булып чыкты. Ягъни без бүген симерү дәрәҗәсе буенча лидерлар сафында. Бүгенге көндә күп кенә иллләрдә азык-төлек составындагы шикәр, тоз һәм май микъдарын киметеп җитештерүчеләргә дотация түләнә. Ә бездә, киресенчә, майонез, "тиз пешә торган" токмач, гиперкалорияле батончыкларны һәм татлы газлы суларны рекламалыйлар.

    Анна Попова. Сез хаклы, бүгенге көндә халык агрессив рекламадан бик начар якланган. Телевизор экраннарында бара торган роликларның да күпчелеге сәламәт һәм файдалы ризыкны түгел, тоз, шикәр һәм химик өстәмәләр кушылганнарын сатып алырга кыстый... Ни кызганыч, бала тууга ук кайбер әти-әниләр аны бернинди файдасы булмаган ризыкларга ияләндерә башлый. Әлеге баланы бераз үсә төшкәч, нормаль туклануга өйрәтүе бик кыен буласын аңлап җиткермиләр. Роспотребнадзор, ниһаять, мәктәпләрдә чипсы һәм татлы газлы суларны сатуны тыйды. Бүген мәктәп укучыларының 87 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ләкин бит барлык балалар да мәктәптә яки балалар бакчасында тукланмый. Аларга нәрсә ашатырга?

    Менә минем кулда - "Макдоналс" продукциясенең энергетик һәм туклыклылык кыйммәте турындагы таблица. Анда язылганча, урта яшьтәге кеше организмына тәүлегенә 2 мең килокалория керсә, шул җитә. Ә бер роллның энергетик кыйммәте - 610, бигмак - 510, сөт коктейленеке 395 килокалорий тәшкил итә. Димәк, "Макдоналс"та төшке ашны ашасаң, тәүлеклек норманы үтәдең дигән сүз. Ә бит балансланмаган туклану йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм эндокрин системаның эшчәнлегендә тайпылышларга китерә. Соңгы елларда Россиядә "шикәр авыруы" белән авыручылар, шул исәптән, балалар арта.Узган айда гына Бөек Новгородта шундый бер сәүдә ноктасын тикшерү барышында гомуми суммасы 70 мең сум тәшкил иткән 11 штраф салынды.

    Нишләргә соң? Штраф суммаларын күтәрергәме?

    Анна Попова. Һичшиксез, штрафларны арттырырга кирәк. Бүген бит эшмәкәрләр тиз генә штраф түләп, эшчәнлекләрен дәвам иттерү ягында. Әйтик, Омскидагы очрак, никадәр гаугалы булуына карамастан, штраф суммасы 300 мең сумнан артмады. Сәбәбе - бер генә сатып алучы да зыян күрмәгән һәм бу нисбәттән бер генә шикаять тә кермәгән. Хәер, кеше агуланган очракта да бит эшмәкәргә нибары 3 мең сум штраф салына! Сәүдә предприятиесенә максималь штраф күләме дә 30 мең сумнан артмый.

    Тагын бер тәкъдим: сыйфатсыз ризык өчен җаваплылыкны кибет өчен җаваплылыкка тиңләштерергә. Чыннан да, 100әр кешенең хастаханәгә эләгүенә гаепле булган эшмәкәр нишләп әле нибары 3 мең акча түләп, тынычлап яшәргә тиеш?!

    Рәхим итегез!

    Законнарны үзгәртү, кагыйдә буларак, тиз арада булмый. Бүген, шушы сәгатьтә кибеттән азык-төлек сатып алучыга нинди киңәш бирәсез?

    Анна Попова. Әлбәттә, теге яки бу үзгәрешләр законга кергәнче, гамәлдәге нормаларга таянып эш йөртергә туры килә. Ә менә кыю һәм битараф булмаган кулланучылар намуссыз җитештерүче белән көрәштә бик зур ярдәм күрсәтә ала. Роспотребнадзорның регионнардагы хезмәткәрләре дәгъвәле гаризаларны кабул иткәндә, күрелгән зыянның күләмен билгеләргә һәм расларга ярдәм итәләр. Судта зыян күргән кулланучының мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясыйлар. Һәм, әйтергә кирәк, безнең ведомство белгечләре катнашында узган суд эшләренең 90%ы кулланучы файдасына хәл ителә. Шуңа күрә сыйфатсыз ризык сатып алгансыз яки кафеда ашаганнан соң үзегезне начар хис итәсез икән, кичекмәстән Роспотребнадзорга шалтыратыгыз. Һәм шуны һәрвакыт исегездә тотыгыз: сыйфатлы ризык - сәламәтлек чыганагы булу өстенә, илнең социаль-икътисадый хәлен билгеләүче фактор да .

    Җитештерүче-сатучы-сатып алучы чылбырында һәр звеноның мәнфәгате тигез итеп якланган булырга тиеш. Әйтик, җитештерүче үзенең продукциясе бөтен стандартларга җавап биргәнен ничек итеп аңлата ала соң? Документлар һәм имзалар белән расланган сыйфат турында сүз бара.

    Анна Попова. Әлеге тәртип халыкара системага көйләнгән. Эш экспертлар дәрәҗәсендә башлана. Кирәк икән, чит илдә урнашкан предприятиегә кадәр барабыз. Продукция җитештерүче илнең күзәтчелек органы белгечләре, технологлары белән берлектә тикшерәбез товарның сыйфатын. Кабаттан берничә тапкыр тикшерү дә булуы мөмкин. Сыйфат нормага җавап бирә башлау белән, продукцияне сатуга җибәрәбез.

    Сыйфатсыз ризык ашап агуланмас өчен нишләргә, нинди саклану чаралары күрергә кирәк?

    Җәйге чорда инфекция белән зарарлану куркынычы аеруча зур. Бигрәк тә кибетләрнең үзендә берничә компонент кушып ясалган (беренче чиратта, майонезлы һәм каймаклы) әзер салатлардан, кремлы пирожныйлар һәм тортлардан, шаурма, ваклап туралган иттән пешерелгән эшләнмәләр (котлетлар, рулетлар, паштетлар), дерелдек һ.б. эшләнмәләрдән сак булырга кирәк. Бактерияләр һәм вируслар яхшы итеп юылмаган җиләк-җимеш, яшелчәләр аша да эләгергә мөмкин.

    Салатларны, ваклап туралган иттән тиз арада пешерелә торган ризыкларны, дерелдекне өегездә һәм бер тапкыр ашарлык кына күләмдә әзерләргә киңәш ителә. Күпмедер өлеше ашалмый калган очракта да, әлеге эшләнмәләр суыткычта 1 тәүлектән озаграк торырга тиеш түгел.

    Кибеттән әзер ризык алган очракта, аның эшләнгән вакыты һәм саклану срогы язылган кәгазьне игътибар белән укып чыгу зарур. Ярымфабрикатлар һәм ит эшләнмәләре яхшылап термик ысул белән эшкәртелергә тиеш. Пирожныйлар, тортларның да бик тиз бозыла торган ризык икәнен онытмаска кирәк.

    Өйдә ризык әзерләр алдыннан гына түгел, чи продуктлар белән эшләгәннән соң да кулларны сабын һәм җылы су белән яхшылап юарга кирәк. Турый торган такталар һәм пычаклар да чи продукт һәм әзер ризык өчен аерым булырга тиеш. Яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юганнан соң, шаулап торган кайнар су белән дә йөгертеп алырга кирәк. Ваклап туралган ит эшләнмәләре бер тәүлектән дә алданрак әзерләнергә тиеш түгел. Чи ит белән балык яки әзер ризык - һәркайсы суыткычның аерым киштәләрендә сакланырга тиеш.

    Хуҗабикә үзен начар хис иткән очракта (күңел болгану, эч бару) гаиләсе яки кунаклар өчен ашарга эзерләүдән тыелырга тиеш.

    Авыру билгеләре күренү белән, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

    "Российская газета"дан

    тәрҗемә ителде.

    PS. Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Россиянең баш санитария табибы Анна Попова белән әңгәмәдә яңгыраган мәгълүматлар безнең Чаллы өчен дә искәрмә түгел. Чит илләрдән кертелгән азык-төлек, җиләк-җимештән кибет киштәләре сыгылып тора. Сөт эшләнмәләре генә Чаллы сөт комбинаты (Просто молоко) белән Алабуганыкыннан (Вкусняеево) тыш , 10лап шәһәрдән килә. Күп очракта теге яки бу ризыкның сыйфаты турында фаразларга гына кала. Әйтик, яртышар ел "свежий" килеш саклана торган "Простоквашино" сөт өсте (сливки) составында табигый сөт каян килсен ди! Атланмайның пластилин шикелле эреми дә, җебеми дә торганнары нинди чималдан эшләнәдер? Май дип атарга һич тел әйләнми. Хуҗабикәләргә килгәндә, аларның фикере бердәй: үзебездә җитештерелгән сөт эшләнмәләре иң яхшы сыйфатлысы. Тәме дә тәмлерәк, ышанычлырак та. Әйтик, кайнатылган сөте оеса, катык итеп ашарга була. Эремчегенә әче тәм керсе, сөт кушып кайнатып, корт ясарга була. Мин үзем Алабуганың "любимый" дигән катыгын, "Отборное" дигән сөтен, ә "Просто молоко"ның "Крестьянское сливочное" дигән атланмаен, 9%лы вакуумлы эремчеген һәм 15%лы каймагын яратам. Әлбәттә, күңелсез ситуациягә эләкмәс өчен, Һәрвакыт игътибар белән этикетканы укыйм: ризык җитештерелгән көнне ачыклыйм. Гомумән, намуссыз җитештерүчене яисә сату нормаларын бозып сатучыны фаш итүдә кулланучының игътибарлылыгы, таләпчәнлеге хәлиткеч роль уйнаганын онытмасак иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: