Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәни Татарстанлы бассейнда баткан

Тайландның Пхукет дигән утравында ял иткәндә 3 яшьлек кыз су астына китә һәм берничә минут шунда була. Кызлары югалгач, ата-аналары аның кая китүен эзли башлый. Әмма бассейн төбеннән эзләп тапканда сабый инде комога китеп, аңын югалткан була. Ике көн кызның сәламәтлеге өчен җирле табиблар тырыша. Баш миенә басымны киметү өчен...

Тайландның Пхукет дигән утравында ял иткәндә 3 яшьлек кыз су астына китә һәм берничә минут шунда була. Кызлары югалгач, ата-аналары аның кая китүен эзли башлый. Әмма бассейн төбеннән эзләп тапканда сабый инде комога китеп, аңын югалткан була.

Ике көн кызның сәламәтлеге өчен җирле табиблар тырыша. Баш миенә басымны киметү өчен аңа трепанация ясаганнар инде. Әмма кызның канына инфекция китүе ачыклана.

Чаллы кызы бер атнадан артык аңсыз ята. Аны Россиягә дәвалануга алып кайту өчен махсус самолет кирәк. Әти-әниләре хәзер әлеге мәсьәләне чишү өчен тырыша. Әти кеше бу фаҗигада кызын карап җиткермәгән өчен бары үзен генә гаепли.

"Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев