Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Новичок“ агуының пары Бөекб­ританиягә чыгарылган Россия активларын да “үтерергә“ җыена

Көнбатышка сатылган рус шпионы Сергей Скрипальнең Англиядәге Солсбери шәһәрендә химик корал белән агулануы дипломатия тарихында мо­ңарчы күрелмәгән зур җәнҗал кубарды: АКШ, Канада, Евросоюзның 14 иле һәм тагын шуларга өстәп Украина һәм Албания Россия дипмиссиясенең 111 хезмәткәрен үз илләреннән сөрде.//Ватаным Татарстан/ Бу җинаять уңаеннан Кремль мәгъ­лүмат сугышын оттырды, Көнбатыш белән дипломатик...

Көнбатышка сатылган рус шпионы Сергей Скрипальнең Англиядәге Солсбери шәһәрендә химик корал белән агулануы дипломатия тарихында мо­ңарчы күрелмәгән зур җәнҗал кубарды: АКШ, Канада, Евросоюзның 14 иле һәм тагын шуларга өстәп Украина һәм Албания Россия дипмиссиясенең 111 хезмәткәрен үз илләреннән сөрде.//Ватаным Татарстан/ Бу җинаять уңаеннан Кремль мәгъ­лүмат сугышын оттырды, Көнбатыш белән дипломатик телдә сөйләшә бел­мәде. Хәзер инде Россия шушы җәнҗал­ның икътисади зыянын күрә. Дүшәмбе көнне Россия биржалары түнде: куык­ларның берникадәр шиңүе нәтиҗә­сендә ил компанияләре байтак акчадан колак какты. Саклык банкы акция­ләре 2,67 процент бәя югалтты, бу - 147 миллиард сум дигән сүз. Бу акчага кайбер кечерәк Россия төбәкләрен алтынга коендырырга, бюджетларын берни­чә тапкыр үстерергә мөмкин булыр иде. "Газпром", 2,63 процентка очсызланып, 85 миллиард сум акчасын җилгә очырды. Тышкы икътисад банкы 4,3 процентка бәясен төшергән, нефть бәясе кү­тәрелеп барганда, "Роснефть" акция­ләре - 2,05 процентка, "Норни­кель"­неке 2,25 процентка түбән­гә киткән. Россиянең дәүләт облигация­ләре дә очсызланган. Көнбатыш дипломатлары авызыннан Россиягә янау сүзләре торган саен кискенрәк чыга. Конфликтны яралгы хәлендә томаларга Мәскәүгә горурлык комачаулады. 2015 елгы Төркия - Россия ызгышы бу җәнҗал янәшәсендә балалар үпкәләшүе кебек кенә тоела. "Новичок" агуының пары биржа спекулянтларын гына "агулап" калмады, Бөекб­ританиягә чыгарылган Россия активларын да "үтерергә" җыена. Таллин шә­һәрендә үткәргән матбугат конферен­циясендә Бөекбританиянең оборона министры Гэвин Уильямсон Берләшкән корольлек хакимиятләре­нең россияле­ләр­нең активларын кулга алу процессын башлап җибәрүе турында рәсми рәвештә белдерде. Англиядә күптән түгел генә көченә кергән "Җинаятьчел финанслар турында"гы закон 50 мең фунттан арткан акчаны, ияләре хәләл көч белән табылганлыгын исбатлый алмаса, "туңдыру" мөмкинле­ге бирә. Россия олигархлары һәм чиновникларының Лондонга тир түгеп тупланган байлыкларын чыгармаганлыгын сабый балалар да белә. Димәк, нефть һәм чимал сатып алынган миллиардлаган долларлык байлыклар өстендә бүген кылыч эленеп тора дигән сүз монысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X