Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ноябрь нинди «күчтәнәчләр» әзерләде?

Көзнең соңгы аена да аяк бастык. Ул халыкка нинди “күчтәнәч”ләр вәгъдә итә? Ноябрьдән гамәлгә керә торган үзгәрешләрне бергәләп барлыйк.

Туристлык оешмалары Хаҗ сәфәрләре оештыра алмаячак. «Туристлык нигезләре турында» һәм «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы федераль кануннарга төзәтмәләр кертелгәннән соң, хаҗилар өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Кыскасы, хаҗиларга хәзер аерым статус бирелде. Алар турист түгел, ә беренче чиратта, дини йоланы үти, изге урыннарга сәфәр чыга, гыйбадәт кыла. Яңа канун хаҗиларның хокукларын яклаячак, намуссыз компанияләрдән сакланырга мөмкинлек бирәчәк.

Күп кеше торагын залогка куеп микрофинанс оешмаларыннан бурычка акча алып, ярык тагарак алдында кала иде. Газетабызда да әҗәтен түли алмавы аркасында, фатирсыз калу куркынычы янаган элеккеге мәктәп директоры турында язган идек. Мондый мисаллар җитәрлек. Ноябрьдән моңа нокта куелыр кебек. Микрофинанс оешмаларына күчемсез милекне залогка кую шарты белән займ бирү хокукы чикләнәчәк.

Балтырган үләне чын мәгънәсендә баш бәласенә әйләнде. Гади генә үлән аркасында зыян күрүчеләр җитәрлек. Кыскасы, быелның ноябреннән бакчасында балтырган үскән кешеләргә 5000 сумга кадәр штраф яный. Шулай ук кишәрлек җире тиешсез кулланылган очракта да кисәтүсез буламаячак. Әгәр җир участогы сатып алгансыз икән, канун нигезендә өч ел эчендә аны тиешенчә куллану мәҗбүри.

Билгеле булганча, “Меркурий” ситемасы быелның июленнән эшли башлаган иде. Ул этаплар гамәлгә ашырыла. 1 ноябрьдән “Меркурий” системасында туңдырма, каймак, йогурт, кефир, катык, эремчек кебек продуктлар да тикшереләчәк. Ветеринария контроле узарга тиешле товарларга электрон сертификат системасы ялган ризыкларны булдырмаска ярдәм итә, шул ук вакытта сөт ризыкларына бәяләр артуга да китерергә мөмкин.
Россия гражданлыгын алу шартлары гадиләштерелә. Моның белән бергә бу документны алу өчен дәүләт пошлинасы да 3,5 меңнән 5 мең сумга күтәрелә. Бу документка электрон имза өстәлү белән бәйле, дип аңлаталар.

1 ноябрьдән 3,5 тоннадан арткан йөк машинасы булган һәр кешегә тахограф урнаштырырга кушачаклар. Бу – хәрәкәт, хезмәт һәм ял режимын күзәтә торган техник контроль чарасы. Төп максаты – юлда барганда машина йөртүченең талчыкканлыгын билгеләү, юл һәлакәтләрен булырмый калу. Тахограф булмаган очракта шоферга 1,5-2 мең сум штраф яный.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/noyabr-nindi-kchtnchlr-zerlde\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X