Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нәрсә бүләк итәргә?

Һәр елны 8 март алдыннан ир-егетләр зур башваткыч чишкән кебек, хатын-кызларга бүләк сайлый башлыйлар. Ничек котларга? Нәрсә бүләк итәргә? Әлеге сорауга, хәтта, хатыны белән алтын туйларын үткәргән ирләр дә төгәл генә җавап белмиләр. Ләкин моңа карамастан, 8 март һәм аңа кала бер-ике көн алдыннан шәһәр кибетләрендә йөгереп йөрүче ир-егетләр саны...

Аларны декоратив косметика кибетләрендә, ювелир салоннарда, хәтта, хатын-кызларның эчке киемнәре сатыла торган бутикларда да очратып була. Без дә автокала егетләренең әлеге көндә гүзәл затларны ничек итеп котларга теләүләре белән кызыксынып алырга булдык.

Илнар Әхмәтҗанов, "Татар радиосы" диджее: Язның беренче бәйрәмен яратмыйча мөмкин түгел. Чөнки бу бәйрәм белән бергә табигать уяна башлый, күңелләр җилкенә, үзгәрешләр җиле исә. 8 март дигәч тә, нишләптер мәктәп еллары искә төшә. Сыйныфтагы кызларга нәрсә бүләк итәргә дип егетләр белән ике ай алдан уйлый башлый идек, дип әйтсәң дә була. Бик матур бәйрәм. Чөнки әлеге бәйрәм ир-атларның романтик якларын, осталыкларын һәм сөйгән ярын ничек яратуларын күрсәтә, минемчә. Кызларны, котларуга килсәк: беренче чиратта шалтыратып барысында котлаячакмын, эшкә туры килсәм, һичшиксез, радио аша, ә дус-ишләр белән бергә җыелып үткәрергә булдык. Иң яхшы бүләк - кулдан ясалган бүләк дип әйтәләр, ләкин бүләкне алучының нәрсәне өстенрәк күрүен белсәң әйбәтрәк. Синең бүләгеңне, икенче кешегә бүләк итеп тапшырмасыннар өчен(көлә). Минемчә, бүләк матур һәм кирәкле булырга тиеш. Үзем күбрәк шуңа таянам.

Руслан Харисов, алып баручы: 8 март - язгы кояшлы, нәфис, матур бәйрәм. Иң мөһиме, ул Халыкара төсмерен дә йөртә. Шуңа да ул көнне яраткан әнием һәм сеңлемне, сөекле хатынымны зурлыячакмын. Яз билгесе буларак, әлбәттә, чәчәкләр бирәчәкмен. Бүләкнең дә яхшысын сайладым. Әмма нәрсә бүләк итәсен әлегә әйтмим. Алдан укып белсәләр - сюрприз төсмере югалачак.

Давид Арушанян, "Шәһәр студентлар советы" иҗтимагый оешманың рәисе: Һәр елны гүзәл хатын-кызларыбыз әлеге бәйрәмне көтеп алалар. Шуңа да 8 мартта аларны аеруча нык сөендерергә тырышырмын. Шәхсән мин, бәйрәм белән яраткан әниемне, сеңлемне һәм хезмәттәшләремне котлыячакмын. Ләләләр чәчәк бәйләме һәм татлы конфетларны бирәчәкмен. Бәлки, бу гади бүләк, әмма чын күңелдән ясала. Чәчәкләр - яз, җылылк һәм нәфислек билгесе, ә конфетлар күңелне күтәрә. Гомумән, ул көнне барлык күргән кызларга комплиментлар ясап, аларның күңелләрен күрергә тырышачакмын.

Руслан Тазиев, фотограф: Мин 8 март көнендә бәйрәм табынын әзерлиячәкмен. Сөеклеләремне татлы ризыклар белән сыйларга җыенам. Әлбәттә, чәчәкләр һәм бүләкне дә тапшырачакмын. Аларны елдан-ел төрләндереп торам.

Бәйрәм көне уңаеннан, барлык хатын-кызларга сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет телибез! Ир-егетләр исә кызларны бәйрәм көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә дә шатландырып, чәчәк-бүләкләргә күмеп яшәсеннәр иде.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев