Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Нур-Ихлас” мәчетендә үзенчәлекле вәгазь сөйләделәр

Чаллы мәчетләрендә узган җомга вәгазе бер темага - экстремизмны, террорчылыкны кисәтүгә багышланды. Имамнар бу яман күренешләрнең Ислам дине белән бернинди бәйләнеше юклыгын Коръән аятьләренә, хәдисләргә таянып аңлаттылар. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт җомга вәгазен шәһәрнең "Нур-Ихлас" мәчетендә сөйләде. Ул Ислам исеме астында төзелгән һәм бүгенге көндә дә эш итүче ялган фиркаләргә,...

Чаллы мәчетләрендә узган җомга вәгазе бер темага - экстремизмны, террорчылыкны кисәтүгә багышланды. Имамнар бу яман күренешләрнең Ислам дине белән бернинди бәйләнеше юклыгын Коръән аятьләренә, хәдисләргә таянып аңлаттылар. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт җомга вәгазен шәһәрнең "Нур-Ихлас" мәчетендә сөйләде. Ул Ислам исеме астында төзелгән һәм бүгенге көндә дә эш итүче ялган фиркаләргә, агымнарга җентекләп тукталды, аларны фаш итте.

Җомга намазыннан соң бер гаепсезгә террор корбаннары булганнар рухына дога кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев