Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нур өләшә ил агасы

Күренекле әдип, язучы Ягъсуф Шәфыйковның китаплары киң катлам укучыга таныш. Ул күпчелек тарихи вакыйгаларга таянып, әдәби һәм документаль әсәрләр иҗат итә. Атаклы шәхесләр: дәүләт эшлеклеләре, тарихта үз эзен, батырлыгын калдырган милләттәшләребез язмышын өйрәнеп яза. Соңгы хезмәте "Рейхстагка Җиңү Байрагын кем элгән?" ("Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом") дип атала. Башкалабыз...

Күренекле әдип, язучы Ягъсуф Шәфыйковның китаплары киң катлам укучыга таныш. Ул күпчелек тарихи вакыйгаларга таянып, әдәби һәм документаль әсәрләр иҗат итә. Атаклы шәхесләр: дәүләт эшлеклеләре, тарихта үз эзен, батырлыгын калдырган милләттәшләребез язмышын өйрәнеп яза.

Соңгы хезмәте "Рейхстагка Җиңү Байрагын кем элгән?" ("Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом") дип атала. Башкалабыз Казанның милли-мәдәни үзәгендә шушы зур әһәмияткә ия булган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Аны ТР президент аппараты, республикабызның Мәдәният министрлыгы, Актаныш районы хакимияте, Татарстан Язучылар берлеге, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте оештырды.

Гаҗәеп тирән эчтәлекле, матур, җылы кичә булды ул. Залда утырган тамашачыларның күзенә яшь китергән мизгелләр күп булды. Чара Ягъсуф Шәфыйковның туган җиренә кайтып, хәзер авыл урыны гына калган җирдә уй-сагышларга батып йөрүен тасвирлаган кадрлар белән башланып китте. Актаныш телевидениесе әдип турында фильм әзерләгән. Анда Ягъсуф аганың үткән тормыш юлы, язмышы ачык чагыла...

...Шәфыйков Ягъсуф Долмаган улы Татарстан АССРның Актаныш районындагы Яңа Кормаш авыл советына караган Түбән Карач авылында туган. Минзәлә төбәгендә аның нәселе, әтисе ягыннан танылган тимерчеләр була. Әнисе ягыннан - муллалар нәселе. Уръядыда яшәгән әбисе - Бибиәсма абыстай беренче оныгын Идегәй нәселеннән булган Нугай Урдасы илбашы Йосыф исеме белән атаган. Тарихтан укып беләсездер: Йосыф Казан өчен барган яуда, 1552-1556 елларда, үзенең отрядын җибәреп, Казан татарларына ярдәм иткән. Габдулла Тукайның да Йосыф-Ягъкубка багышланган шигыре ул заманда бик популяр була. Менә шундый затлы, мәгънәле исем кушыла булачак язучыга.

Ягъсуф Шәфыйков 11 яшеннән колхозда атлы эштә эшли. 1953 елның башында алар, гаиләләре белән, Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәренә күченеп китәләр. Башта Ягъсуф ит комбинатында эшли, ат белән йөк ташый. Соңыннан шоферлыкка һәм суыту җиһазлары механигына укып чыга. Совет армиясенә чакыру алганчы, шушы һөнәрләр буенча эшли. Бик матур язуына әһәмият итеп, аны ПВО гаскәрләренең Урал хәрби округындагы 20нче корпусына, генерал Коломиец янына писарь итеп алалар. Армиядә хезмәт иткән чорында, штабның бай китапханәсенә язылып, булачак язучы бөтен рус һәм дөнья классикасын укып чыга. Читтән торып сигез классны тәмамлый. "На страже" дип аталган армия газетасына мәкаләләр яза.

Демобилизациядән соң, кичке эшче яшьләр мәктәбен тәмамлап, урта белем ала һәм Казан финанс-икътисад институтына, читтән торып, укырга керә.

1965 елның мартыннан 1970 елның мартына кадәр Сарапулның төп матбугат басмасы саналган "Красное Прикамье" газетасында - әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. 1970 елда аны Удмуртиянең Министрлар Советына бүлек мөдире итеп күчерәләр. Ул анда 1972 елның гыйнварына кадәр эшли.

1971 елда Казан финанс-экономика институтын тәмамлап, "Промышленность предприятиеләре экономисты" дигән белгечлек алып чыга.

1972 елның гыйнварында Я.Д.Шәфыйковны Кама буендагы Бөтенсоюз төзелешенә - Чаллыга җибәрәләр. Ул анда "Главмосквастрой" идарәсе башлыгының кадрлар һәм көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары булып бара.

1976 елда КамАЗның беренче чиратын тапшырып, Яңа шәһәрне өлешчә төзегәч, бу оешманы Ростов өлкәсендәге Волгодонск шәһәренә, атом станцияләре өчен реакторлар төзү комплексын төзергә җибәрәләр. Ягъсуф Шәфыйков монда да үз эшен дәвам итә.

Тормыш тәҗрибәсе туплагач, 1991 елда ул яңадан журналистикага, иҗат эшенә әйләнеп кайта. Аны Татар Дәүләт мәгълүмат агентлыгы - "Татар-информ"ның Төньяк Кавказдагы махсус хәбәрчесе итеп куялар. Татарстанда бәйсезлек өчен көрәш барган елларда ул үзен публицист-трибун итеп таныта. Краснодар һәм Ставрополь крайларында, Ростов һәм Волгоград өлкәләрендә, Адыгей Республикасында татар милли җәмгыятьләрен оештыруда башлап йөри. Аның бу чордагы иҗаты "17 интервью в конце века", "Бер очрашу - бер гомер" китапларында чагылыш таба. Аның очерклары һәм документаль хикәяләре Татарстанның төп басмаларында даими рәвештә чыгып тора.

1997 елда Я.Шәфыйков Казанга күченә. Ул бер вакытта ике шәһәрдә яши: Казанда һәм Чаллыда. РФ һәм ТР Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы. Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы.

Ягъсуф Шәфыйков - туган ягы Актанышның чын патриоты. Ул үзе уналты яшендә ачлыктан, "халык дошманы" малае булганга кысрыклаулардан котылырга теләп, Актаныштан читкә китә. Башка бер генә язучының да Актанышны шуның кадәр яратып, аның халкына сокланып, якташларын мактап, алар белән чиксез горурланып язганы юк. Ул беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев, якташлары турында язып, тагын бер кат үзенең публицистика өлкәсендә зур талант икәнлеген раслады.

...Казанда тәкъдим ителгән "Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом" китабы исә татар халкы өчен аеруча әһәмияткә ия. Безгә Җиңү Байрагын гомер буе Рейхстагка Кантария һәм Егоров кададылар дип тукып киләләр. Иң дөресе - беренче булып әләмне безнең татар егете Газетдин Заһитов һәм рус егете Михаил Минин менгереп беркетеп куялар. Сталин сәясәте: тиран татарның беренче булуын теләми, ул, махсус кинога төшерүчеләр яллап, грузин һәм рус булырга тиеш, дип, Байрак кадатуны киредән башкарта. Кыскасы, уен була бу. Ягъсуф Шәфыйков китабында шушы ялганны, төрле документларга таянып, фаш итә. Язучы күп тапкырлар Газетдин Заһитовның туган авылы Башкортостанның Януш авылында була. Аның белән Рейхстаг түбәсенә менгән Михаил Минин белән очраша.

Китапны тәкъдим итү кичәсе бер сулышта барды. Анда башкала театрында эшләүче, тамырлары белән Актаныш җирлегенә бәйле яшь, талантлы актерлар Ягъсуф Шәфыйковның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Гомумән, актанышлылар кичәсе булды ул. Кунак булып килгән Актаныш районы муниципаль берәмлеге җитәкчесе Камаев Фаил Мисбах улы әдипкә иҗатында зур уңышлар теләде, аның белән якташларның горурлануын әйтте. Чыгыш ясап, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов язучыны яңа китабы чыгу белән тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

Ягъсуф Шәфыйковны бик күп иҗатташ дуслары яңа китабы дөнья күрү белән котлап чыгыш ясадылар. Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова министрлыкның рәхмәт кәгазен тапшырганда тагы да иҗади уңышлар теләп, язучының милли әдәбиятка, публицистикага керткән өлешенә зур бәя бирде. Бу юлларның авторы Чаллыда гомер итүче актанышлылар һәм шәхсән үз исеменнән котлады.

Кичә Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех кебек артистларның җырлары белән үрелеп барды. "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле исә кичәнең үзгә бер бизәге булды: коллектив матур биюләре, җырлары белән күңелләрне туган якка - Актанышка алып кайтты.

Ягъсуф ага Шәфыйков кичәне йомгаклап, үзе турында "авыр тормыш юлын үтсәм дә, бәхетле кеше мин", диде. Ул ихлас йөрәктән кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Әдипнең бу кичәсеннән алган тәэсирләр озак вакытлар йөрәкләрдә сакланыр әле. Ул зирәк, акыллы ил агасы, үзенең китаплары белән халкыбызга нур өләшә. Күп еллар шулай дәвам итсен, дип телибез!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев