Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Нур" яшьләр үзәге бәйгегә чакыра

Булачак тормыш иптәшеңне төрле ситуацияләрдә күреп, аның холык-фигылен, уй-фикерләрен яхшырак белсәң, һич кенә дә артык булмас иде. Бүгенге яшьләрнең рәсми гаилә-никах мөнәсәбәтләренә әзерлеген тикшерү, аларда булачак тормыш иптәшен сайлауга җитди караш формалаштыру ниятеннән, "Мизгел" милли-мәдәни клубы Тукай районы ЗАГС бүлеге белән берлектә "Пар канат" дип исемләнгән бәйге үткәрергә булдылар. Әлеге...

Булачак тормыш иптәшеңне төрле ситуацияләрдә күреп, аның холык-фигылен, уй-фикерләрен яхшырак белсәң, һич кенә дә артык булмас иде. Бүгенге яшьләрнең рәсми гаилә-никах мөнәсәбәтләренә әзерлеген тикшерү, аларда булачак тормыш иптәшен сайлауга җитди караш формалаштыру ниятеннән, "Мизгел" милли-мәдәни клубы Тукай районы ЗАГС бүлеге белән берлектә "Пар канат" дип исемләнгән бәйге үткәрергә булдылар. Әлеге бәйгедә татар телен белүче, үзара дуслашып йөрүче парлар: егет һәм кызлар катнаша ала. Бәйге Гашыйклар көне алдыннан, 10 февральдә 13 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәге бинасында булачак. Катнашучы парлар үзләренең мәхәббәт-танышу тарихы турында визитка, үз куллары белән башкарылган эшләнмә яки пешерелгән ризык, татар драматургларының әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәкләр, милли традицияләрне өйрәнү, төрле ситуацияләрдән ничек чыгу буенча белгәннәрен сынап карый алачаклар. Ә Тукай районы ЗАГС бүлеге, Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре, психологлар катнашындагы мәртәбәле жюри аларның осталыгына бәя куеп кенә калмыйча, парларга киләчәк тормышларында ярдәм булырлык киңәшләрен дә бирәчәк. "Пар канат" бәйгесендә катнашу өчен Тукай районы ЗАГС бүлегенә, "Нур" яшьләр үзәгендә эшләп килүче "Мизгел" милли-мәдәни клубына мөрәҗәгать итәргә була. Гаризаларны шулай ук mcnur@mail.ru электрон адресы буенча һәм 8.917-237-94-08 телефоны аша да бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев