Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Нур» яшьләр үзәге «кунаклар» проектын башлап җибәрде

16 октябрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә «кунаклар» социаль-белем бирү проекты старт ала.

Проект кунак һәм шәһәрнең иҗади яшьләре өчен «ачык диалог» форматында очрашулар уздыруны күздә тота. Проектның беренче кунагы – РФ халык артисты Александр Градский җитәкчелегендәге «Голос» телепроектында катнашучы җырчы һәм актриса Язилә Мөхәммәтова, ул  ГИТИС Россия театр сәнгате университетын тәмамлаган, «РомановАрена» цирк мюзикллары актрисасы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, фестивальләр лауреаты: «Созвездие-Йолдызлык», «Kremlin live», «Узгэреш жиле - Үзгәреш җиле» һәм башкаларда катнашкан. Кунак үзенең казанышлары турында сөйләячәк, җиңүләренең сере белән уртаклашачак. Иҗади очрашу 18:00 сәгатьтә башлана. 

Чарада катнашырга теләүчеләргә биредә теркәлү үтәргә кирәк. 

 

http://nabchelny.ru/news/34015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев