Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Нур» яшьләр үзәгендә «Пар канат» конкурсы оештырыла

Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, үзаңга ярдәм итү, гаилә институтын ныгыту һәм үстерү максаты белән «Мизгел» милли мәдәни клубы 28 март көнне «Пар канат» конкурсын үткәрәчәк.

Парлар үз мөнәсәбәтләрен «Нур» яшьләр үзәгендә 16:00 сәгатьтә тикшереп карый алачаклар.
Әлеге чарада 18-30 яшьлек татар телен белгән парлар катнаша ала. Конкурсантлар өчен шартлар: танышу тарихы сөйләп китү; үзенчәлекле итеп мәхәббәт аңлату; үзләренең талантларын күрсәтү; парларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен раслау өчен төрле биремнәргә әзерлекләре.
Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 25 мартына кадәр mizgel1919@mail.ru электрон адресына кабул ителә. «Пар канат» бәйгесенә барлык килгән кунакларга «Мизгел» милли мәдәни клубыннан татар дискотекасы. Ул 18:00 сәгатьтә башлана.
Программада: караоке, заманча татар музыкасы, уеннар һәм конкурслар.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35661

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев