Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиев: "Сәхнәгә чыгасым килми башлаган иде"

Чибәрләргә рәхәттер ул - әле күтәрелеп карамаган да, инде үзенә гашыйк иткән, авызын ачарга да өлгермәгән, әйтәчәк сүзе инде башкаларныкыннан өстен. Әмма тышкы матурлык эчтәге нур белән яктырмаса, иң чибәрдән дә күз тиз арый, карашны читкә борасы килә. Ә ул нур елмаюда чагыла.

Юк, битлек кебек йөзгә чәпәп куйганы да, иске ишек шыгардап ачылгандай, әҗәткә биреп торганы да түгел, ә ихласы, нурлысы балкышында. Бу елмаю карашларны иркәли, йөрәккә ял бирә, күңелгә җыр сала.


Җырчыларның кайсысы нәкъ шулай елмая, дип сорап торасы да түгел, әлбәттә Әнвәр Нургалиев! Менә кемгә биргән дә биргән инде Ходай кояш кебек елмаюны.

- Иҗат юлы башында шул авыз ера гына белә идем инде, ахрысы, зур сәхнәләр тотармын дип кем уйлаган, - ди җырчы үзе бу хакта.

Әйе, табигать бик си­рәкк­ә генә бирә торган талантын суга салганнар да, бертуктаусыз эзләнүләр, иҗат газаплары, хезмәт аша шөһрәт алганнар да бар. Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев нәкъ шундыйлардан.

Аның белән ул Уфа сәнгать училищесында укыган чорында юллар кисеш­кән иде. Беренче караштан ук әсир иткән әлеге дә баягы шул сихерле елмаюы кү­ңелгә кереп калган. Соңрак "Ихлас" теркеме­ндә Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбаков белән берлектә чыгыш ясый башлагач, егетнең үсеш юлына басканы ачык кү­ренде.

Гомумән, ике меңенче елларда "Ихлас" төркеме безнең эстрадада яңалык булды. Моңа кадәр дә ансамбльләр бар иде, әмма аларның күбесенә халыкчанлык, тамашачыга якынлык җитмәде, күбесе таралышып бетте. Ә "Ихлас"тан менә дигән өч җырчы чыкты, хәзер аларның һәрберсе аерым сәхнә тота.

Әнвәрнең халык арасында популяр булып китүенә җиде-сигез еллап кына булыр әле. Иҗат юлы башында ул аңа кадәр популяр булган җырлар белән концертларда катнашты, со­ңыннан - "Ихлас"та. Кайда да яраттылар, әмма үзе бу чыгышлардан беркайчан да канәгать булмаган икән.

- Бервакыт иҗади көр­чек шулкадәр якадан тотты ки, сәхнәгә чыгасым килми башлады, җырны "бу кайчан бетә инде" дип кенә башкарган чаклар булды, - дип хәтерли Әнвәр. - Бу хакта сабакташым, дустым Вәси­лә Фәттаховага сөйлә­дем, булмый миннән, җырлый алмам, ахрысы, дигән идем, ул мине 180 градуска борып куйды. Кирәк чакта иң үтемле сүзне таба белә иде, мәрхүмә, ышандыра ала иде. "Юк, синнән була, Әнвәр, менә нәкъ синнән була да инде, - диде ул. - Күңелеңә авыр чакларда Ходайга табын, мәчеткә бар". Ходай кодрәте беләндер инде, мин сәх­нәдән китмәдем. Үз композиторымны табу, сәхнәдә үз стилемне булдыру өстендә эшли башладым.

Әнвәрнең узган елдагы концертына үтеп барышлый гына кагылып китәргә булдым, башка эшләр көтеп тора, кереп кенә чыгам, янәсе. Кая ул! Кердем дә "әсир төштем". Концерт бер җепкә тезелгәндәй эзмә-эзлекле, режиссура ягыннан оста корылган. Сәхнә бизәлеше, костюмнар да максатка ярашлы. Иң мөһиме, әлбәттә, җырлар. Аларның һәрберсе "туңган, сүнгән йөрәкләрне җилкен­дерә торган көй"! Үз автор­ларыңны табуның сере, җимеше менә кайда күренә ул. Тагын шунысы бар, Әнвәр концертта "мөгез" дә чыгармый кебек, акыл сатмый, шаккатризмнар да юк, әмма һәр чыгышы алдан уйланылган, мантыйкка салынган, күңелгә ятыш, искиткеч үз һәм халыкчан.

Халык арасыннан чыкканнар күп, әмма аның белән бер сулышта булучылар артык күп түгел. Әнвәр Әлшәй районының Әврез-Тамак авылында күпбалалы гаиләдә төпчек булып үсә. "Әти - көтүче, әни - чө­гендерче", - ди ул. Берсе гармунчы, икенчесе җырчы да әле! Мәрвар абый белән Нәсимә апа бүген дә матур итеп дөнья көтә, төпчекләре яңадан корган дөньяла­рында чөкердәшеп гомер итә.

Әнвәрнең үз гаиләсе дә соклангыч. Хәләле Ирина - ныклы терәге, улы Рафаэль ярдәмчесе, ә кызы Элина - илһамчысы, үзе әйтмешли, мәңгелек мәхәббәте. Җыр­чының гомере юлда уза, билгеле, әмма концертлар арасында ул гаиләсенә вакыт таба, диванда тик ятмый - бергәләп велосипедын иярли, шугалакка бара, авылга кайта.

Буе җитәр-җитмәс чагында ук та ат биленә атланган Әнвәрнең гомер чаптарлары бүген җырлы юллар буйлап юрта. Аларга якты офыклар һәм тугры юлдашлар телик.

Резида ВӘЛИТОВА

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев