Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Өч ай элек үлгән дустым шалтыратты...»

«Андый чакта номерын башка кешегә биргәннәрдер, дип уйлыйсың. Әмма...»

"Сәер хәлләр турында еш язасыз, мин дә языйм әле. Башта, кеше ышанмас миңа, дип уйладым. Шундыйрак язма куелгач, мин дә язарга булдым.

Минем дустым Санкт-Петербургта яши иде. Ковид таралган ел. Без аның белән сирәк кенә булса да телефоннан хәлләребезне белешеп тора идек. Бер көнне шалтырата бу. "Хәлләр әйбәт. Пенсиягә әйбәт озаттылар, начальник бик зурлады", ди. "Алайса, безгә кунакка кил инде, пенсиядә бит син хәзер", дидем. Ул: "Юк килә алмыйм", - диде дә элемтә өзелде.

Кабат шалтыратым тормадым. Бер айдан шалтыратып, хәлләрен белергә булдым. Менә шунда аның өч ай элек үлгәнен ишеткәч, чәчем агарып бетә язды".

Үлгән кешенең номерыннан шалтыратканнарын ишеткән бар иде. Андый чакта номерын башка кешегә биргәннәрдер, дип уйлыйсың. Әмма шулай үзе белән сөйләшү турында ишеткән юк иде әле, дип яза https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев