Өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр
Тик моның бер шарты бар. Әни кеше авыл җирлегендә яшәргә тиеш.
Тик моның бер шарты бар. Әни кеше авыл җирлегендә яшәргә тиеш. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде. Озакламый әлеге яшь чикләвен дә бетермәкчеләр. Бу хакта Идел буе округы хатын-кыз депутатлары очрашуында мәгълъм булды.
Шулай ук чарада авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирү мәсьәләләре дә күтәрелгән. Чарада яңгыраган тәкъдимнәр белән хәзер Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар танышачак. Аларның иң кирәклеләрен сайлап алачаклар. Ел ахырында тагын бер утырыш булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев