Шəhри Чаллы

Өч балыкчының икесен таба алмыйлар

Боз астына төшеп киткән өч балыкчының икесен коткара алмаганнар

Татарстанда өч балыкчы мотовездеходта барган чакта боз астына төшеп киткән, ир-атларның берсен генә коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

15.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай һәм Түбән Кама районнары чигендә — Каратаевка авылы янында Чишмә елгасында өч ир-атның боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килгән.

Урынга һава мендәрендә йөри торган көймәгә утырып Чистайдан вакытлы пост һәм Кама Аланыннан оператив төркем коткаручылары, полицейскийлар һәм табиблар килгән.

17.21 сәгатьтә ир-атларның берсен тапканнар, аңа тиешле ярдәм күрсәтелгән. Ир-ат үзе һәм тагын ике балыкчының мотовездеходта Чишмә елгасына балык тотарга китүе хакында сөйләгән.

Бер мизгелдә вездеход боз астына төшеп киткән, багажникта утырып барган бер пассажир гына котылып калган.

Хәзерге вакытта коткаручылар боз астына төшеп югалган ике ир-атны эзли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: